«Тел язмышы – милләт язмышы» бәхәс (12+)

26 февраль көнне 23 нче санлы китапханәдә өлкән сыйныф укучылары өчен Халыкара туган тел көненә багышланган «Тел язмышы – милләт язмышы» дигән бәхәс уздырылды.

23ф. Дискуссия Судьба языка – судьба народа……..
23ф. Дискуссия Судьба языка – судьба народа…………….
23ф. Дискуссия Судьба языка – судьба народа……
23ф. Дискуссия Судьба языка – судьба народа…………..

Балалар алдына «Милләт язмышында тел мөһим роль уйныймы?», «Туган телдән баш тарту нәрсәгә китерергә мөмкин?», «Тел бетү белән халыкка юкка чыгу куркынычы яныймы?», «Туган телне өйрәнү кирәкме?» кебек сораулар куелды. Шулай ук К.Насыйри, Р. Миңнуллин , Л. Толстой, К. Ушинскийларның туган тел турында әйткән гыйбарәләре буенча фикер алыштылар, тел турында мәкаль һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Укучылар, үз җавапларына тормыштан мисаллар китерә-китерә, актив рәвештә бәхәстә катнашты. Китапханәче балаларның җавапларын тулыландырды, юкка чыга баручы телләр турында статистик мәгълүмат китерде һәм аларның юкка чыгу сәбәпләрен аңлатты. Укучыларның үз туган телләрен яратуын, үз халкының тарихы һәм әдәбияты белән кызыксынуын белү бездә уңай тәэсирләр калдырды.

Шул ук исемдәге китап күргәзмәсе оештырылган иде. Чара «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: