«Һөнәрләр: яшьләр өчен кыйбла» Бәхәс (12+)

Үз һөнәреңне ничек табарга? Тормышта кирәкле һәм мөһим һөнәрне ничек сайлап алырга? Бүгенге көндә шәһәребездә кайсы белгечлекләргә ихтыяҗ зур?  16 нчы санлы китапханәдә Татарстанда Эшче һөнәрләр елына багышлап узган чарада менә шушы сораулар күтәрелде.

rbt
rbt
IMG_20191129_115923

Түгәрәк өстәлнең беренче өлешендә балалар «Синең урының һөнәрләр дөньясында» дигән презентация белән танышты. Гамәли өлештә интерактив эш формалары кулланылды: «Нәрсә? Кайда? Кайчан?», «Тасвирлаган буенча һөнәрне таны» һөнәри ориентация буенча уеннар, шулай ук эшче һөнәрләр буенча мини-проектларны яклау узды. Бәхәс нәтиҗәсендә балаларны программалаучы, дизайнер, менеджер, икътисадчы һәм шулай ук эшче һөнәрләр кызыксындыруы ачыкланды.

Шәһәрнең мәшгульлек үзәге белгече Г.А.Сяфукова үзәк күрсәтә торган хезмәтләр исемлеге белән бергә, хәзерге вакытта шәһәрдә ихтыяҗ булган һөнәр ияләре, буш эш урыннарын санап китте. Ул һөнәр сайлаганда югалып калмаска өйрәтте, үз киңәшләрен бирде, тест үткәрде, һәм шулай ук укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Әлеге мөһим киңәшләр балаларга киләчәктә һөнәр сайлаганда үз юлларын табарга ярдәм итәр, дип ышанып калабыз.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: