«Сталинград чиге» Хәрби дан көне (6+)

3 февраль көнне, «Батырлык һәм ныклык эзләре буйлап» проектын тормышка ашыру һәм «200 минут уку: Сталинградка багышлана» III Бөтенроссия акциясе кысаларында, 8 нче санлы китапханә хезмәткәрләре Хәрби дан көне уздырды.

IMG_20200203_100456
IMG_20200203_111849
IMG_20200203_112304
IMG_20200203_105346

Чара барышында балалар халкыбыз тарихында иң героик битләрнең берсе булган Сталинград сугышының барышы турында белде, «Китап битләре аша сугыш карый» иллюстрацияле китап күргәзмәсе белән танышты. Анда Сталинград сугышы һәм шул дәһшәтле заман кайтавазы буларак туган китаплар тәкъдим ителде. Укучылар Вадим Кожевниковның «Дом без номера» һәм Сергей Алексеевның «Знаменитый дом» хикәяләрен укыганны игътибар белән тыңлап утырды.

Чара азагында «На мамаевом кургане тишина» җыры яңгырады. Балалар аны тын да алмый тыңлады һәм сугыш кырларында һәлак булганнарны искә алды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: