Хәтер һәм кайгы көне – Бөек Ватан сугышы башланган көн

1941 елның 22 июне — Россия тарихында иң кайгылы көннәрнең берсе — Икенче бөтендөнья сугышының бер өлеше булган Бөек Ватан сугышы башланган көн. 

1941 елның 22 июнендә фашистлар Германиясе СССРга басып керә. Бу көн 27 миллион совет кешесенең гомерен алып киткән сугышның башы буларак тарихка кереп калды. 

Һәр елны 22 июньдә, Хәтер һәм кайгы көнендә, «Хәтер шәме» гомуммилли акциясе уза – бөтен Россия буенча төнге тынычлыкта Бөек Ватан сугышында илебез тынычлыгы өчен көрәштә һәлак булганнар истәлегенә шәмнәр кабызыла. 

«ҮКС» МБУнең 13 нче санлы китапханәсе «Хәтер шәме» гомуммилли акциясенә кушылды.

Әлеге акциягә кушылып, теләге булган һәркем деньпамяти.рф сайтында 15 июньнән алып 22 июньгә кадәр үзенең «Хәтер шәме»н кабыза ала. ВКонтакте һәм Одноклассники социаль челтәрләре кулланучылары бу турыдагы мәгълүмат белән уртаклаша һәм «Хәтер шәмен» үз дусларына бүләк итә ала.  

 

Поделиться: