«Китапханә – ачык дөнья» Ачык ишекләр көне (0+)

26 сентябрь көнне шәһәрнең барлык китапханәләрендә Ачык ишекләр көне узачак. Анда чаллылыларны уеннар, кызыклы һәм танып белү чаралары көтәчәк.

Шәһәр Үзәк китапханәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Мин укыйм – мин күп беләм!» танып белү программасы әзерләнде. Аның барышында нәниләр китап, китапларны куллану, китапханәдә үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре белән танышачак, шулай ук китаплар турында бик күп кызыклы мәгълүмат алачак.

Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә «Китап алсаң кулыңа, нур сибелер юлыңа» исемле мәгълүмат сәгате вакытында өлкән сыйныф укучылары «китапханәче» һөнәре, китапханә күрсәтә торган хезмәтләр, яңа китаплар турында беләчәк. Шунда ук «Минем китапханәмдә Татар китап нәшриятының иң борынгы китабы» акциясенә нәтиҗәләр ясалачак һәм катнашучылар бүләкләнәчәк.

КАМАЗ төзелешенең 50 еллыгына багышланган «Батырлык адресы, яз адресы: Яр Чаллы шәһәре!» исемле мәгълүмат көне 14.00 сәгатьтә уку залында башланачак. Чараның кунагы – элекке комсомол эшчесе Л.М.Нигъмәтуллина.

Өлкән сыйныф укучылары язучы Виктор Астафьев иҗаты буенча тематик күргәзмә белән танышачак, китапханә фондларындагы китапларга видеокүзәтүне карый алачак, уен формасында үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтә алачак, төрле биремнәр үти-үти, тур артыннан турны узып, фантазия, тапкырлык һәм зирәклекләрен эшкә җигәчәк. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә.

Су Джок дәвалау формасы белән кызыксынучыларны «Сәламәтлек» клубында табиб Г.Ю.Долгов белән очрашуга чакырабыз. 15.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр барыгызны да сәнгать бүлегендә game-party «Винил & настолки» программасында төрле өстәл уеннары һәм һәркемнең күңелләренә хуш килерлек винил пластинкалары көтәчәк.

Көн дәвамында шәһәр китапханәләрендә яшь китап сөючеләр өчен «Китап патшалыгы дусларын каршы ала», «Китап белән дус булырбыз – китапханәгә йөрербез» дип исемләнгән экскурсияләр, «Белсәң – җавап бир, белмәсәң – укы», «Стартка! Игътибар! Китап!» танып белү уеннары, язучылар белән очрашулар, китап кыстыргычлары ясау буенча мастер-класслар, күргәзмәләр һәм башка бик күп кызыклы чаралар үтәчәк.

Шәһәрдәшләребезне һәм шәһәр кунакларын әлеге көнне күңелле, кызыклы һәм файдалы итеп уздырырга чакырабыз. Шәһәр китапханәләрендә бу көнне булачак чаралар белән библиотека-челны.рф сайтында тулырак танышырга мөмкин.

Белешмәләр өчен телефон: 70-12-52, 70-02-29.

ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ КИТАПХАНӘЛӘРЕНЕҢ ЭШ ПЛАНЫ

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: