Китапханәдә мавыктыргыч өстәл уеннары уйнадылар (12+)

14 декабрь көнне 16 нчы санлы китапханәдә җиңү һәм шатлык авазлары яңгырап торды! Чөнки бу көнне китапханәнең уку залында укучылар шәһәрнең «Кызгылт сары дракон» («Оранжевый дракон») өстәл уеннары клубы белән очрашты.

IMG_20191214_142601
IMG_20191214_142607
hu655S3jOOk
IMG_20191214_145142

Клубны оештыручылар өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә кызыклы төрледән-төрле өстәл уеннары тәкъдим итте. Укучыларыбызны аеруча ике уен кызыксындырды һәм мавыктыргыч дөньяга алып кереп китте. Дөрес фикерләүне һәм фикерләү сәләтен үстерүче «Exit-Квест» уены серле тарихлар һәм табышмаклары белән үзенә җәлеп итте. Матурлыгы белән аерылып торучы «Саграда» абстракт уенында исә катнашучылар гади генә кагыйдәләр буенча витражлар җыярга тиеш булды.
Китапханәдә шимбә уен программасы җылы һәм дустанә мохиттә узды, ә уку залы шатлык-сөенеч хисләре белән тулып торды. Укучыларыбыз тагын бер кат китапханәнең китаплар хәзинәсе генә түгел, ә аралашу, яңа дуслар табу һәм, әлбәттә, яхшы кәеф һәм уңай тәэсирләр алу чарасы булуына инанды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: