Китапханәдә нәниләр көне (0+)

15 һәм 21 гыйнварда 14 нче санлы китапханәдә «Тылсымлы Китап шәһәре юллары буйлап» дигән мәктәпкәчә яшьтәге балалар көне узды. Китапханәгә бу көнне 12 нче һәм 10 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр килде. Китапханәнең уку залы «Кар патшабикәсенең патшалыгы»на әверелде.

IMG_20200121_095807_1
IMG_20200121_095936
IMG_20200121_095201_1
IMG_20200121_095521

«Кар патшабикәсе» әкиятен һәм аның авторы танылган Дания әкиятчесе Һ.-Х.Андерсенны белмәгән кеше дөньяда юктыр. Язучының башка әдәби әсәрләре кебек үк бу әкияте дә халык ышануларына барып тоташа. Кар патшабикәсе образы Скандинавия фольклорында еш очрый. Күрәсең, хиссез суык хакимбикәсенең серле образын язучы төньяк мифларыннан ала. «Кар патшабикәсе» – Андерсенның күләме буенча беренче зур әкияте һәм менә 170 елдан артык инде ул бөтен дөньяда миллионлаган балаларның йөрәкләрен җылыта.

Китапханәнең төрле почмакларында тылсымлы көзге ватыклары яшерелгән иде, балалар аларны табу өчен биремнәр үтәде. Беренче көзге ватыгы «Мороз и солнце» китабында булып чыкты. Балалар кыш билгеләрен атады, табышмакларга җавап эзләде, китаптан рус шагыйрьләренең кыш турындагы шигырьләрен укыды. Икенче көзге ватыгы Герданың бияләе эченә яшерелгән иде. «Бияләйне башкага бир» уены уздырылды. Китапханәче «Кар патшабикәсе» әкиятеннән өзек укыды, мультфильмнан бер фрагмент күрсәтелде. Өченче кисәк Төньяк Боланы тоягы астында иде. Яшь китап сөючеләр кыш турындагы викторинада катнашты, җырлар башкарды, «Кар бөртекләре биюе»ен биеде. Барлык сынауларны үткәч кенә соңгы көзге ватыгы килеп чыкты. Кисәкләрдән «дуслык» сүзе җыелды.

Шулай итеп, уен формасында балалар китапханә белән танышты һәм үзләре өчен гаҗәеп китаплар дөньясын ачты.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: