«Террорчылык – кешелеккә янаучы явызлык!» Куркынычсызлык сәгате (18+)
3 сентябрь, Террорчылыкка каршы бердәмлек көнендә, 1 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендәге укучылары өчен «Террорчылык – кешелеккә янаучы явызлык!» исемле куркынычсызлык сәгате уздырды. Китапханәче террорчылык актларына һәм аларның килеп чыгу сәбәпләрен анализлауга багышланган китаплар һәм вакытлы матбугатка ясалган мәгълүмати күзәтүне тәкъдим итте. Аның чыгышыннан тыңлаучылар зур террорчылык актларын искә төшерде, Беслан мәктәбе фаҗигасе хакында сөйләште. Барысы да анда һәлак булган мәктәп укучыларын һәм барлык теракт корбаннарын бер минутлык тынлык белә искә алды. Чарада шулай ук «Изгелек» методисты Р.Г.Хәйбулова әзерләгән террорчылыкка каршы видеороликлар күрсәтелде. Ул теракт вакытында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре белән дә таныштырды. Чара азагында белгечләр «Сак бул, террорчылык!» дигән белешмәлекләр таратты. |