«Мәдәният. Россия грантлары» интернет-порталыннан сораштыру

«Мәдәният. Россия грантлары» (алга таба – ресурс)  «Мәдәни стратегияләр һәм проектлаштыру идарәсе үзәге» (Роскультпроект) ФДБМУ интернет-порталы мәгълүмат системасын үстерү буенча чаралар планын тормышка ашыру кысаларында ресурс кулланучыларының канәгатьлек мониторингы уздырыла. 

Сезгә https://grants.culture.ru/about/opros/ сылтамасы буенча онлайн-сораштыру үтәргә тәкъдим итәбез.

Онлайн-сораштыруда теләсә кайсы Интернет кулланучы катнаша ала. 

Сораштыру 1 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. 

Белешмә: «Мәдәният. Россия грантлары» порталы мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә иҗади проектларга ярдәм итү йөзеннән булдырылган грантларны бирү тәртибе һәм төрләре турында мәгълүматны үз эченә ала. 

Порталда даими рәвештә мәдәният, сәнгать һәм катнаш өлкәләрдә грантлар алу өчен актуаль чыганаклар турында мәгълүмат урнаштырыла. Әлеге ресурс мәдәният учреждениеләрендә һәм социаль коммерцияле булмаган оешмаларда проект эшчәнлегенең эффектлылыгын арттыруда булыша. 

 

 

Поделиться: