«Ветеран» клубында узачак әдәби-музыкаль кичәгә чакырабыз (18+)
5
Декабрь 2019
Пәнҗешәмбе
Хөрмәтле укучыларыбыз! Сезне 13 декабрь көнне 14:00 сәгатьтә «ВЕТЕРАН» клубында узачак әдәби-музыкаль кичәгә чакырабыз. Программада: – «Кышкы урман буйлап сәяхәт» – автор-башкаручы Сергей Камчадалов концерты; – «Минем кышкы әкиятем» – ирекле микрофон. Чарага килеп, үзегез дә катнашучы була аласыз. Моның өчен сезгә кышка багышланган җыр яисә шигырь әзерләргә кирәк булачак. Бу үзегез иҗат иткән яки танылган авторларның әсәрләре дә булырга мөмкин. –«Хәрәкәтчән тормыш – күңелгә җылы бирә!» – бию мәйданчыгы. Рәхим итегез! Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26.
|