«Тарихка әйләнгән язмышлар» Телдән журнал (12+)

22 һәм 24 октябрь көннәрендә 24 нче санлы китапханәдә «Тарихка әйләнгән язмышлар» исемле телдән журнал үткәрелде.

«Татарстан» журналы 1920 елдан бирле басылып чыга һәм Татарстан Республикасы тормышындагы төп вакыйгаларны чагылдыра. Республикабыздан дөнья буенча танылган бик күп галимнәр, сәясәтчеләр, спортчылар һәм сәнгать әһелләре үсеп чыккан. «Татарстан» битләрендә аларга тулы бер сәхифәләр багышлана. Чара барышында, журнал мәкаләләрен кулланып, китапханәче студентларга Советлар Союзы Геройлары М.Җәлил, М.Девятаев, П.Гавриловлар турында сөйләде.

Телдән журналның бер бите рәссам, «Җәзалау алдыннан» картинасы авторы Харис Якуповка багышланды. Галим Илдус Мостюков исеме белән танышу балалар өчен үзе бер ачыш булды. Аның җитәкчелегендә «Пароль» радиолокацион тану системасы эшләнә. Яшь китап сөючеләр зур кызыксыну белән «КАМАЗ-мастер» командасы һәм аның легендар пилоты В.Чагин турында сөйләгәнне тыңлады.

Чара барышында алган белемнәрен ныгытырга викторина ярдәм итте. Анда Татарстан елъязмасында эз калдырган күренекле шәхесләрнең тормышларыннан фактлар кертелгән иде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: