«Дуслык күпере» Толерантлык сәгате (6+)

15 ноябрь көнне 5 нче санлы китапханә хезмәткәре 9 нчы урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары өчен «Дуслык күпере» дигән толерантлык сәгате уздырды. Китапханәче балаларга толерантлык төшенчәсе һәм толерантлы кешенең төп сыйфатлары турында сөйләде.

DSC02224
DSC02229

Алып баручы белән бергә укучылар дуслык иленә сәяхәт итте. Әдәплелек станциясендә төрле халыкларның сәламләү сүзләре белән таныштылар. «Зирәкләр шәһәре» станциясе тукталышында сәяхәтчеләрне сынау көтеп торды, аларга тәкъдим ителгән карточкалардан дөрес итеп дуслык турындагы мәкальне җыярга туры килде. Балалар бу биремне тиз җиңеп чыкты. «Күрмәгән-белмәгән юлларда» станциясендә исә мәктәп укучылары, яраткан әкиятләрен искә төшереп, толерантлы һәм толерантлы булмаган геройларны атады. «Без төрле» тукталышы төрле илләр һәм халыкларның берсеннән-берсе тәмле милли ризыклары һәм матур җырлары, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре турында бик күп кызыклы мәгълүмат тупларга ярдәм итте. Балалар, менә шундый сәяхәттә булып, төрле сынаулар үткәннән соң, яхшылык, дуслык һәм бер-береңне аңлау барлык авырлыкларны да җиңәргә булыша, дигән нәтиҗә ясады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: