«Планета буйлап Яңа ел атлый». Күңел ачу сәгате (6+)

21 декабрь көнне 8 нче санлы китапханәдә «Китапта кунакта» ял көне клубы әгъзалары өчен «Планета буйлап Яңа ел атлый» дип исемләнгән күңел ачу сәгате узды.

IMG_0003
IMG_0005
IMG_0006
IMG_0012
IMG_0014
IMG_0015

Чара кыш һәм кышкы уеннар турындагы китаплардан торган күргәзмәне карау белән башланды. Балалар ялкынланып шигырьләр укыды, яңа ел җырлары җырлады, төрле уеннарда һәм «Яңа ел викторинасы»нда катнашты. Шулай ук алар мастер-класс ярдәмендә үз куллары белән бияләйләр ясады һәм, анда теләкләрен язып, яңа ел чыршысын бизәде.

Очрашу күңелле һәм дустанә рухта үтте, балаларга уңай тәэсирләр һәм яхшы кәеф бүләк итте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: