«СПИД турында җитди сөйләшү»: уйланулар сәгате (12+)
6
Декабрь 2019
Җомга
Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан, 4 декабрь көнне 24 нче санлы китапханә «СПИД турында җитди сөйләшү» исемле чара уздырды. Студентлар сәламәтлекне саклау һәм, төрле коткыларга бирелмичә, үзеңне нык тоту һәм аңлы булу кирәклеге турында мәгълүмат алды. Сәламәтлекне кисәтү буенча әдәбият материалларына таянып, бергәләп ВИЧ, СПИД төшенчәләренә аңлатма эзләделәр, әлеге куркынычның беренче чиратта кемнәргә янавы турында фикер алыштылар. Үзконтроль һәм чара барышында алган мәгълүмат укучыларга дәвалап булмый торган авырулардан сакланырга ярдәм итәр, дип ышанабыз. |