«ТАССР: вакыт, тарих, кешеләр»: туган якны өйрәнү сәгате (12+)

13 март көнне 5 нче санлы китапханәдә Кама дәүләт автомеханика техникумы студентлары өчен «ТАССР: вакыт, тарих, кешеләр» дигән туган якны өйрәнү сәгате үтте.

IMG_9118
IMG_9125

Чара Республикабыз өчен әһәмиятле дата – ТАССР оешуның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланды. Китапханәче чыгышыннан укучылар шул йөз ел дәвамында Республикада булган тарихи вакыйгалар, суверенитет кабул ителү, гореф-гадәтләр һәм йолалар, мәдәният, Татарстанның хәзерге көндәге үсеше турында белде. Татарстанның 1930 һәм 1940 нчы еллар тематик кинохроникалары һәм «ТАССРның 100 еллыгы» видеофильмы күрсәтелде. Чара студентларның «Казан һәм Татарстан буйлап» дигән виртуаль экскурсияне каравы белән тәмамланды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: