Китапханәдә Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиев премиясен тапшыру тантанасы була (0+)

16 сентябрьдә Чаллыда 2019 ел дәвамында «Көмеш кыңгырау» газетасы белән актив хезмәттәшлек иткән, кызыклы, әдәби яктан игътибарга лаек шигырь һәм хикәяләре басылып чыккан балаларга, шулай ук бер өлкән авторга Шәүкәт Галиев премияләре тапшырылачак.

Премия Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә «Көмеш кыңгырау» газетасы редакцияcе тарафыннан игълан ителгән иде.

«Көмеш кыңгырау» битләрендә укучылар иҗатына зур урын бирелә. Республикада бердәнбер татар телле балалар газетасы буларак, яшь иҗатчыларны барлап тора ул. Быел беренче мәртәбә каләм тибрәтүче дүрт яшь авторыбызга һәм газета белән хезмәттәшлек итүче бер өлкән авторыбызга мәртәбәле премия тапшырылачак.

 

Поделиться: