«Бар дөнья бәйрәм итә – безгә Раштуа килә!» Күңел ачу чарасы (0+)

Раштуа бәйрәме якынлашу белән балалар түземсезләнеп могҗиза көтә башлый, чөнки шушы чорда булган барлык вакыйгалар кешеләрдә хыяллары чынга ашуга өмет уята, йөрәкләрне шатлык һәм сөенеч хисләре белән тулыландыра. Кышкы каникулларның беренче көннәрендә, 4 гыйнварда 8 санлы китапханә «Бар дөнья бәйрәм итә – безгә Раштуа килә!» исемле күңел ачу чарасы уздырды.

IMG_20200104_105458
IMG_20200104_111230
IMG_20200104_115928
IMG_20200104_113449
IMG_20200104_113628

Бәйрәм чарасы «Кар патшалыгында, суыклар илендә» дигән китап күргәзмәсен карау белән башланып китте. Яшь китап сөючеләр әлеге бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, раштуа гореф-гадәтләре һәм йолалары белән танышты. Балалар бик теләп «Сүзсез аңлат», «Кышкы кәеф», «Яңа ел чыршысы», «Кышкы җил», «Кар бөртекләре» кебек хәрәкәтчән һәм интеллектуаль уеннарда катнашты.

Чара азагында алып баручы кунакларны бәйрәм белән котлап, аларга ныклы сәламәтлек, матурлык һәм иминлек, күңелле бәйрәмнәр теләде һәм бер-берләрен сакларга кирәклеген искә төшерде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: