«ҮКС» МБУнең 14 нче санлы китапханәсе – Татарстан Республикасы Хөкүмәте гранты иясе

«Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУсе Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантына ия булды. Чаллы шәһәренең 14 нче санлы китапханәсе бәйгегә 10-14 яшьлек сәламәтлеге чикле яшүсмерләр өчен «Комлы феерия»: китапханәдә арт-терапия студиясе» проектын тәкъдим итте.  

14 фил. 1
14 фил. 2
Проект сәламәтлеге чикләнгән балаларны реабилитацияләүгә юнәлдерелгән. Аның социаль әһәмияте начар күрүче балаларга иҗади потенциалларын үстерергә һәм студиядә шөгыльләнү аша вак моториканы яхшырту мөмкинлеге булдыруда. Прооект кысаларында китапханә хезмәткәрләре начар күрүче балаларны мавыктыргыч иҗади эшкә җәлеп итәргә ниятли. 
Китапханәдә балалар яшүсмерләр өчен иң яхшы китап үрнәкләре белән танышачак, укыган китаплары буенча арт-терапия ысулларын кулланып һәм скрайбинг технологиясе белән видеороликлар ясарга өйрәнәчәк. Проектны тормышка ашыруга Татарстан Республикасы хөкүмәте 180 000 сум күләмендә грант бүлеп бирде. Проектны әзерләүдә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез һәм җиңү белән котлыйбыз.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: