12 нче санлы китапханәдә укучылар өчен татар телендә мультфильмнар күрсәтелде (0+)

Җәйге каникуллар вакытында 12 нче санлы китапханәдә яшь китап укучылар өчен «Мультфильмнар иленнән китаплар патшалыгына»  («Мультяшная страна») дигән исем астында татар телендә мультфильмнар күрсәтү оештырылды.

Балалар Абдулла Алиш, Габдулла Тукай әсәрләре буенча төшерелгән мультфильмнар карадылар, кызыксынып фикер алыштылар, язучыларның китапларын укырга алдылар. 

Поделиться: