14 нче санлы китапханә яңа сулыш алды! (6+)

27 октябрьдә 14 нче санлы китапханә зур төзекләндерүдән соң, яңа заманча форматта янәдән үз ишекләрен ачты. Китапханәнең яңарышы «Гаилә» милли проекты кысаларында уздырылган Бөтенроссия иң яхшы китапханә тәҗрибәләре бәйгесендә җиңү нәтиҗәсендә мөмкин булды. Монда заманча һәм уңайлы мәдәни киңлек булдырылды. Яңарту барышында китапханә бинасы төзекләндерелде, начар күрүче балалар өчен автоматлаштырылган эш урыннары һәм 1600 дән артык данә балалар әдәбияты белән тәэмин ителде. Хәзер китапханәдә уку, иҗат итү һәм аралашу өчен уңайлы зоналар – тыныч почмаклардан алып остаханәләр һәм ком анимациясенә кадәр бар.

aa192057-b5d3-43ad-9ee7-5b230c178a14
cb9442aa-a64f-4615-b648-663fdba8797a
51eeafb7-10ec-4125-b80a-0997ad00ea48
384ce026-2369-4905-a4e3-fc99bd6ea681
7853c714-4c9c-458f-9f58-324397376ecb
2ba63f3b-771b-47fa-b9e4-749fdcbe039b
71008e61-b5c0-4574-8c35-12ee927b9f60
dfdfa240-1505-4e8f-a211-f2074d67505e
58a11b0a-6199-4ab6-9559-5b6967fa04ca

Ачу тантанасы җылы һәм дустанә рухта узды. Балалар хореография мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең бию номеры һәм 87 нче күз күремен яхшырту мәктәбе укучыларының А. Гринның «Алые паруса» повесте мотивлары буенча ком анимациясе белән сокландыргыч чыгышы кунакларны куандырды. Чараны китапханә хезмәткәре һәм Зирәк Ябалак алып барды. Кунакларга Россия Федерациясе мәдәният министры Ольга Любимова һәм Россия дәүләт китапханәсенең генераль директоры Вадим Дуданың рәсми видеокотлауларын күрсәттеләр.
«Республика яшүсмерләр китапханәсе» ТР ДБМУсенең инновацион һәм методик эшчәнлек буенча директор урынбасары  Наталья Александровна Шайтанова сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте һәм Чаллы шәһәре Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы коллективының тәҗрибәсе югары дәрәҗә осталыкка ирешүен һәм бар китапханәләр берлеге өчен яңа сыйфат стандартларын күрсәтүен билгеләп үтте. Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Венера Гайнуллина башкарылган эш өчен барысына да рәхмәт белдерде һәм яңартылган китапханә хезмәткәрләренә символик ачкыч тапшырды.
Заманчалаштырылган 14 нче санлы китапханәгә килергә һәм белем, иҗат һәм илһам атмосферасына кереп чумарга чакырабыз!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: