6 нчы санлы китапханә Шишкин бульварында (6+)
4
Сентябрь 2020
Җомга
3 сентябрь көнне Шишкин бульварында 6 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре 28, 29, 30 нчы мәхәлләләрдә яшәүчеләр өчен оештырылган ишегалды бәйрәмендә актив катнашты. Концерт, мастер-класслар, викторина, уеннар балаларның да, өлкәннәрнең дә игътибарын үзенә җәлеп итте. 6 нчы санлы китапханә шәһәребезнең 90 еллыгына багышланган «Тарих елъязмасы» программасы белән чыкты әлеге бәйрәмгә. Катнашучыларга «Минем шәһәрем – минем тарихым» викторинасы һәм «Чаллым минем» китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. «Укырга китап ал – үзеңә яңа дус тап» буккроссингы да бик популяр булды. микрорайонда яшәүчеләр китап өемен тиз арада алып бетерде. |