«Аларда бар Галәм» Китапханә дәресе (12+)

IMG_20191011_080543_2
IMG_20191011_082013
IMG_20191011_080109_2

11 октябрь көнне 17 нче санлы китапханәдә уртанчы сыйныф укучылары өчен рус теле сүзлекләре турында «Аларда бар Галәм» исемле китапханә дәресе узды.

Алып баручы балаларны сүзлекләр барлыкка килү тарихы белән таныштырды, ә борынгы сүзлекләрнең кулъязма рәвешендә булуы турындагы мәгълүмат аларны шаккатырды. Укучыларга В.И.Дальнең «Бөек рус теленең аңлатмалы сүзлеге», Д.Н.Ушаков һәм С.И.Ожеговның аңлатмалы сүзлекләре күрсәтелде. Шулай ук балалар игътибарына сүзлекләрнең башка төрләре: орфографик, этимологик, синонимнар һәм антонимнар, фразеологик, орфоэпик һ.б. сүзлекләр тәкъдим ителде. Соңрак укучылар чит телләрне өйрәнүдә ярдәм итүче ике телле сүзлекләр белән танышты. Яшь тамашачылар катлаулы булмаган биремнәргә җавап биргәндә исә әлеге китапларны кулланды. Балаларны рус исемнәре сүзлеге аеруча кызыксындырды, һәрберсе үз исеменең аңлатмасын табарга тырышты. Китапханә дәресе И.И. Срезневскийның  «Туган тел сүзлеге – барлык белемле кешеләрнең иң кирәкле өстәл китапларының берсе ул» дигән сүзләре белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: