«Һәр сорауга җавабым бар!» Китапханә дәресе (12+)
15 октябрь көнне 16 нчы санлы китапханә урта сыйныф укучылары өчен «Һәр сорауга җавабым бар!» дигән китапханә дәресе уздырды. Чара барышында китапханәче балаларга беренче сүзлекләр – Борынгы Рим һәм Борынгы Мисырның белешмәлекләре, энциклопедияләре турында сөйләде. Балалар «энциклопедия» сүзенең грек теленнән килеп чыгуы һәм иң беренче энциклопедиянең 37 томнан торуы, аның «Табигый тарих» дип аталуы турында белде. Укучылар шулай ук энциклопедия төрләре, В.И. Даль һәм С.И. Ожегов төзегән рус тепенең аңлатмалы сүзлекләре белән танышты. Энциклопедия һәм аңлатмалы сүзлекләрнең һәр тибы һәм төре буенча танып белү уены үткәрелде: балалар, өч командага бүленеп, кирәкле терминнарны һәм аларга аңлатманы эзләп тапты. Чит телләр сүзлеге белән танышу вакытында, укучылар «фолиант», «библиотаф», «стеллаж» кебек төшенчәләрнең аңлатмасын белде. Чара азагында балалар сүзлекләр һәм энциклопедияләрне тормышта дөрес куллану ысуллары турында фильм карады һәм үткәрелгән дәрес өчен китапханәчегә рәхмәт белдерде. |