«Китапханә дулкынында» Китапханәдә экскурсия (6+)
Каникуллар чорында һәр мәктәп укучысының буш вакыты бермә-бер арта. 26 нчы гимназия укучылары вакытларын файдалы итеп уздырырга булды. Моның өчен алар шәһәр Үзәк китапханәсе буйлап сәяхәт кылды. Комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре ике сәгать дәвамында балаларны китапханә турында иң кызыклы һәм файдалы мәгълүмат белән таныштырды. Экскурсантлар һәр бүлеккә кереп, белем алуда һәм ирекле уку өчен кирәкле әдәбият турында белде, 2020 елда булачак бәйге һәм чаралар хакында мәгълүмат алды, 1 нче сәнгать мәктәбе укытучысы М.М.Биктаһировның рәсем күргәзмәсендә булды. Сәнгать бүлегендә аларга күргәзмә, бүлектә уздырылучы мастер-класслар хакында сөйләделәр, Әдәбият тарихы музее Чаллы әдәбияты һәм аның тарихы белән таныштырды, Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә укучылар үзләре өчен ТАССРның 100 еллыгына багышланган әдәбият тапты. Шуннан соң балалар белешмә-библиографик бүлектә булды, анда китапханәнең белешмә-библиографик аппараты турында белде һәм вакытлы матбугатка күзәтү ясады. Чара азагында экскурсиядә катнашучылар яшүсмерләр һәм өлкәннәр бүлекләренә кереп, китап фондлары белән танышты. Күбесе китапханәгә язылды, әдәбият сайлап алды, шулай ук Татарстанның Бердәм укучы билетын алды. |