«Дустанә Интернет» Китапханә дуэле (12+)

11 февраль көнне 17 нче санлы китапханәдә Бөтендөнья куркынычсыз интернет көненә багышланган «Дустанә Интернет» исемле китапханә дуэле узды. Чарада уртанчы сыйныф укучылары катнашты.

IMG-20200211-WA0002
IMG-20200211-WA0014
IMG-20200211-WA0024

Балалар, «Интернет: файдалы, куркынычсыз, кызыклы» презентациясен карап, челтәрдә кулланучыларны нинди куркынычлар сагалап торуы һәм үзеңнең куркынычсызлыгыңны тәэмин итү мөмкинлекләре турында белде. Укучылар, командаларга бүленеп, компьютер белеме темасына шифрланган сүзләрдән торган ребусны чишүдә, интерактив викторина сорауларына җавап бирүдә ярышты, «Эзләрне тап», «Сылтамалар» һәм «Таныш булмаган дуслар» уеннарында катнашты. Капитаннар бәйгесендә дуэльчеләр Интернетның уңай һәм тискәре якларын ачыклады. Шулай ук укучылар чараның темасы белән бәйләнгән әкият исемнәрен искә төшерде. Мәсәлән, «Кызыл калфак» әкиятендә таныш түгел кешеләр белән сөйләшергә ярамавы турында төшендерелә. Ә «Бүре һәм җиде кәҗә бәтие» әкиятенең мәгънәсен виртуаль дус битлеге астында явыз кеше яшеренгән булуы белән чагыштырырга мөмкин. Алып баручы балаларның социаль челтәрләрдә үз-үзләрен тотуларына аеруча зур игътибар бирде. Чара азагында балалар: Интернет файдалы, шулай да ул дуслар һәм якыннар белән чынбарлыкта тере аралашуны алыштыра алмый, дигән фикергә килде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: