«Төрле-төрле китаплар» Библио-лабиринт (12+)

Китапханә эшчәнлеге дәвамында без китап сайлау алдында югалып калучы укучыларны аз очратмыйбыз. Еш кына китапханәчеләребезгә «Кызыклы һәм күңел өчен нәрсә укырга?» дигән сорау белән мөрәҗәгать итәләр. Шул уңайдан без укучыларыбыз өчен файдалы күрсәтмә булырлык «Төрле-төрле китаплар» библио-лабиринты әзерләдек.

фото 1
фото 2
фото 3
фото 5
фото 6

Библио-лабиринт төрле тематиканы чагылдырган һәм төрле кыяфәтле 72 китапны тәшкил итә, болар –  дуслык, мәхәббәт, гаилә, тугрылык һәм газап чигүләр, тормыш мәгънәсе һәм башкалар турындагы китаплар.

Плакат китап лабиринтын ачарга һәм үз китабыңны сайлап алырга тәкъдим итә. Укучылар үз китап сайлау юлын старттан башлый һәм, лабиринтның барлык этапларын үтеп, кирәкле китапны үзләре сайлап ала.

Хәзерге вакытта китап лабиринты өлкәннәр абонементын бизәп тора, 12 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр аны куллана ала.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: