«Һәрчак исән-сау булыгыз»: түгәрәк өстәл артында әңгәмә (18+)

11 декабрь көнне 3 нче санлы китапханәдә, Инвалидлар ункөнлеге кысаларында, өлкән китап сөючеләребез өчен «Һәрчак исән-сау булыгыз» дип аталган чара түгәрәк өстәл артында әңгәмә формасында узды.

DSC01735
DSC01748
DSC01743

Чарада сәламәт тормыш рәвеше һәм зарарлы гадәтләрне кисәтү чаралары, дөрес туклану һәм яшь үзенчәлекләренә туры килүче физик күнегүләр ярдәмендә гомерне озынайту турында сүз барды. Кунаклар игътибарына организмны ныгыту һәм гомер озынлыгын арттыру серләрен ачучы әдәбият тәкъдим ителде. Катнашучылар нинди дә булса чирдән халык рецептлары белән дәвалануда үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. Китапханәче укучыларга сәламәтлек буенча бик күп киңәшләр бирүче «Будь здоров», «ЗОЖ» журналларын тәкъдим итте, дару үләннәре, кайбер авыруларны дәвалау һәм кисәтү чаралары турында китаплар белән таныштырды. Чара азагында катнашучылар бөтнек яфрагы һәм юкә чәчәге салынган файдалы чәйдән авыз итте, шулай ук аларга «Түтәлдә үскән витаминнар», «Үләннәр дәвалый» дигән белешмә кәгазьләре таратылды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: