«Сак булыгыз, виртуаль наркоманлык!» Әңгәмә-фикер алышу (12+)
22
Октябрь 2019
Сишәмбе
22 октябрь көнне Үзәк балалар китапханәсе 22 нче урта мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары өчен «Сак булыгыз, виртуаль наркоманлык!» исемле әңгәмә-фикер алышу уздырды. Балалар компьютерга бәйлелекнең ничек барлыкка килүе, аның стадияләре, сәбәпләре, билгеләре һәм интернет-бәйлелек китереп чыгара торган нәтиҗәләр турында белде. Интернет-аддикция – глобаль челтәргә наркотик бәйлелек, ул хәтта интернет-наркоманның үлеменә китерергә мөмкин. Яшүсмерләр өчен «Син интернетка бәйлеме?» тесты үткәрелде. Аның буенча шундый нәтиҗә ясарга мөмкин булды: респондентларның берсендә дә интернетка бәйлелек юк һәм бу аеруча шатландыра. Чара «Интернет-бәйлелек – гасыр проблемасы» презентациясен карау белән үрелеп барды. |