Китапханәдә шагыйрь Николай Алешковның иҗат кичәсе узды (12+)

Николай Алешковның «Минем поэмалар» («Мои поэмы») исемле яңа китабы нәшер ителү уңаеннан, 11 декабрь көнне шәһәрнең Үзәк китапханәсендә шагыйрьнең иҗат кичәсе узды. Кичәгә аның дуслары,  каләмдәшләре һәм авторның иҗатын сөючеләр җыелды.

IMG_6527
IMG_6559
IMG_6535
IMG_6533
IMG_6531
IMG_6547
IMG_6541

Чара Николай Петровичның «Орловское кольцо» поэмасының беренче юллары белән башланып китте:

Орловка утром пахнет молоком.

Грибами пахнет дальняя поляна.

Здесь тишина ступает босиком

Из утреннего сизого тумана.

И лес притих, её оберегая,

Лишь старая сосна скрипит во сне.

 И мама – молодая-молодая –

Ведёт меня на встречу тишине.

Кичә дәвамында шагыйрьнең үз башкаруында бөек язучы А.С.Пушкинның 220 еллык юбилее белән бәйле шигырьләр, шулай ук авторның балачагы һәм гаилә кыйммәтләренә багышланган әсәрләре яңгырады. Шигъри тәлгәшләр популяр автор-башкаручылар Александр Тарасов, Сергей Бычков, Радик Ахунҗанов, Елена Емалтынова һәм Диана Суходольская башкаруында Николай Алешков сүзләренә иҗат ителгән җырлар белән үрелеп барды.

Чара азагында Николай Петрович укучыларын кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Ул китапханәгә «Аргамак» журналының юбилей санын һәм шәхси имза белән яңа китабын бүләк итте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: