Чаллы шагыйрәсе В.Н. Душина белән очрашу (12+)  

19 февраль көнне 15 нче санлы китапханә Чаллы шагыйрәсе, Россия язучылар берлеге әгъзасы В.Н.Душина белән очрашу уздырды. Өлкән сыйныф укучылары кунакның үзе һәм иҗаты турында сөйләгәннәрне зур кызыксыну һәм игътибар белән тыңлады.

20200219_092551
IMG-20200219-WA0005
20200219_092444
20200219_093535

Бик яшьли әти-әнисез калып, Макаренко исемендәге Паркан мәктәп-интернатында тәрбияләнгән Валентина Николаевна, мәктәпне тәмамлагач, безнең шәһәргә эшкә килә. Ул үзенең тәүге шигырьләрен 1999 елда иҗат итә башлый, аның әсәрләре альманахларда, коллектив җыентыкларында, Чаллы һәм Казанның вакытлы матбугаты битләрендә басылып чыга. Авторның шигырьләре Чаллы шигъриятенең «Под небом высоким» (1969–2008) антологиясенә кергән. Залдагыларны «Устремляясь в дорогу» һәм «Дикий мед» дигән беренче басмалары белән таныштырып, шагыйрә «Давайте будем бережней друг к другу» исемле соңгы җыентыгыннан шигырьләр укыды. В.Н. Душина язган барлык әсәрләр дә бары тик яхшылыкка, мәрхәмәтлелеккә өнди.

Чара барышында автор башкаруында «Я слежу за природой изменчивой», «Касаясь ниточек дождя», «В синем небе осенние листья» һ.б. шигырьләре яңгырады. Валентина Николаевна соңгы еллардагы шөгыле – рәсем ясавы белән дә уртаклашты. Укучылар аның «Конец декабря», «В печальном шепоте полей», «Время сирени» кебек кайбер рәсемнәрен күрде.

Очрашу кичәсе бик җылы рухта һәм кызыклы үтте, балалар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә һәм автор белән аралаша алды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: