Проектны йомгаклау. «Рәсемемдә туган якка мәхәббәтем» арт-киңлеге (6+)

16 февраль көнне «Татарстан. Мәдәни хәзинәләр» PRO-төбәк проектының йомгаклау өлеше килеп җитте. Шәһәр Үзәк китапханәсендә «Рәсемемдә туган якка мәхәббәтем» дип аталган арт-киңлек оештырылды.

uLS84MzHkbk
zIjU0HPUJjw
gkW7-4ZU7yU
1
pDbAQi0M4BY
iscb3z7R4gY
oH2lOYMkK8E
L-hFi0Hu55k
Kd5kOO-i4b8
epKHnOP0A2k

Өч сәгать дәвамында 17 профессиональ һәм яшь рәссам ТАССРның 100 еллыгына багышланган рәсем ясады. Катнашучыларның төрле стильдә башкарылган берсеннән-берсе кызыклы һәм кабатланмас иҗат эшләре тамашачыларның күңел кылларын тибрәтергә мәҗбүр итте. Елена Емалтынова һәм Диана Суходольская (гитара, флейта), курай һәм кубызда уйнаучы Риф Аралбаевлар башкаруындагы җырлар һәм көйләр чарага бәйрәм рухы өстәде. Людмила Дорженковская хис тулы шигырьләрен укыды. Теләге булганнар өчен һөнәрче осталар татар халык декоратив-гамәли сәнгате буенча мастер-класс үткәрде.

Рәссамнарның эшләре белән китапханәнең Кече картиналар галереясында экспозиция белән якыннанрак танышырга мөмкин.

Күргәзмә 2020 елның 8 мартына кадәр.

Керү ирекле.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: