«Онытылган китапка мөрәҗәгать ит» Китап укуны алга җибәрү буенча акция (16+)

«Онытылган китапка мөрәҗәгать ит» акциясе 15 нче санлы китапханәне генә җүгел, ә аның тирәсендәге территорияне дә биләп алды.  Аның максаты – китапханә укучыларының һәм микрорайонда яшәүчеләрнең игътибарын онытылган китапларга юнәлтү.

IMG-20190327-WA0013
20190318_113635
IMG-20190327-WA0009
20190318_114143
IMG-20190327-WA0004
IMG-20190327-WA0025
20190318_114222
20190327_164424
IMG-20190328-WA0004
IMG-20190322-WA0012
IMG-20190327-WA0000
IMG-20190327-WA0024

Китаплар да, кешеләр кебек үк, аралашырга тели, шунлыктан китап тышларында китапның укучыларга мөрәҗәгате барлыкка килде. Шат күңелле, мөлаем китап укучы Смайлик укырга һәм китап белән аралашырга чакырды. Тәкъдим ителгән авторлар арасында Г. Марков, В. Набоков, Л. Леонов, К. Седых, Б. Васильев, К. Федин, Ч. Айтматов, Д. Нагишкин, Л. Карелин һәм башкаларның китаплары бар иде. Бу – төрле жанрдагы һәм төрле тематиканы чагылдырган китаплар.

Танылган француз язучысы А.Дюманың «Укылучы китапның – хәзергесе, ә кат-кат укылучы китапның киләчәге бар» дигән сүзләре белән чаллылыларга мөрәҗәгать итеп, китапханәчеләр шәһәрдәшләре белән әңгәмә корды. Алар җирле яшәүчеләрнең китапханәнең кайда урнашканын белү-белмәүләрен тикшерде, күптән онытылган китапларны тагын уку теләге бармы икәнен белде. Чаллылылар А.Т. Черкасов, М. Митчелл, Т. Драйзер, В. Шукшин кебек авторларны атады. Ә китапханәгә килергә теләге булганнарга визит карточкалары һәм чакырулар таратылды.

Китапханә кайчандыр укыган яраткан китаплары белән тагын очрашу теләге булган китап сөючеләрне үзенә чакыра һәм китап фондларын ачып салырга әзер. Укыгыз! Онытылган китап – кайсы да булса чорның чагылышы бит ул.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: