«Һәр буынның үз язмышы» Котлау акциясе (18+)

2019 елның 1-10 октябрендә, Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, 23 нче санлы китапханәдә «Һәр буынның үз язмышы» дип аталган котлау акциясе узды.

All-focus
All-focus
23ф. Акция У каждого поколения своя судьба (4)
All-focus

Бу көннәрдә китапханәчеләр күп еллар дәвамында даими һәм актив укучыларыбыз булган өлкәннәргә рәхмәт һәм ихтирам хисләрен белдерде. Шул ук исемдәге китап күргәзмәсе оештырылган иде. Анда китапханәгә килүчеләр КамАЗ һәм Чаллы шәһәрен төзүчеләр турындагы китаплар белән таныша алды. Өлкән буын укучыларын шатланып каршы алып, китапханәчеләр аларга тәбрикләү сүзләре язылган китап кыстыргычлары бүләк итте. «Өрәңге яфраклары»нда исә шәһәребез тарихына кагылышлы сораулар язылган иде. Катнашучылар аларга җавап биреп, үзләренең яшьлек елларын, хезмәт эшчәнлеген, тормышларындагы кызыклы мизгелләрне искә төшерде. Акциядә катнашучыларның һәрберсенә бүләккә китап тапшырылды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: