«Бер-беребезне яхшы сүзләр белән җылытыйк» акциясе (6+)

10 декабрь көнне 17 нче санлы китапханәдә, Халыкара инвалидлар ункөнлеге уңаеннан, «Бер-беребезне яхшы сүзләр белән җылытыйк» дип аталган акция чарасы узды.

20191210_124313
20191210_130339
20191210_131438
20191210_131658
20191210_131511
20191210_131810

Чара башында балалар әлеге көннең тарихы белән танышты. Алып баручы укучыларга сәламәтлекләре чикле, шуңа карамастан, тормышта зур уңышларга ирешкән кешеләр турында сөйләде. Балалар игътибарына В.Г.Короленконың «Слепой музыкант», В.Катаевның  «Цветик-семицветик», Г.Х. Андерсенның «Стойкий оловянный солдатик», «Гадкий утенок» кебек китаплары тәкъдим ителде. Шулай ук укучылар физик мөмкинлекләре чикләнгән булуга карамастан, бирешмичә, безне яңадан-яңа әсәрләре белән куандырып торучы язучы М.Гоголевның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты. Китапханәче сөйләгәннәр тәэсирендә балалар сәламәтлекләре чикле булган кешеләргә карата чын күңелдән үзләренең изге теләкләрен язып куйды. Шуннан соң акцияне оештыручылар балалар белән бергә урамга чыкты. Анда алар, инвалидларга битараф булмаска, алар белән аралашырга, нәрсәгә мохтаҗ булуларын белергә һәм кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышырга кирәклекнең билгесе итеп, үтеп баручыларга ак тасмалар бәйләде һәм буклетлар таратты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: