Бесплатно

Китапханәдә буккроссинг зонасы

Буккроссинг (инглиз теленнән — «китаплар белән алмашу») — халыкара әдәбият сөючеләр иҗтимагый хәрәкәте. Буккроссинг зоналары – һәр укучы китап алып укырлык махсус урыннар. 

Аның максаты — китапларны «азат итү», ягъни аларны иреккә чыгару. 
Буккроссерлар мәгълүматлары буенча, бүген әлеге шөгыль 1,8 миллионнан артык кешене берләштерә, алар 12 миллионга якын китапны «азат иткән».

«ҮКС» МБУнең шәһәр Үзәк китапханәсендә дә буккроссинг эшли, шәһәрдәшләребез анда үзләренә ошаган китапны ала яки үзе укыганны калдыра ала. 

Сезгә бу кызыкмы?
Ул очракта үзегезнең китап киштәләрегезгә игътибар юнәтегез: бәлки, сездә дә дөнья күрергә теләгән берәр пар яшидер. Аларны сәяхәткә җибәрегез!

Өйдә укылмыйча яткан китапларны кая тапшырырга була

Шәһәр Үзәк китапханәсенең Әдәбиятны туплау һәм эшкәртү бүлеге шәһәр халкыннан бушлай китаплар кабул итә. Белешмәләр өчен телефон: 70-26-97.

P.S. «ҮКС» МБУнең Yandex Zen каналы https://библиотека-челны.рф/news/knigovorot-ili-pravila-bukkrossinga 

 

Поделиться: