«Җанымда яз булып кал әле»: шагыйрә Эльмира Җәлилова белән очрашу (12+)

Бесплатно

18 март көнне 13.00 сәгатьтә Муса Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсендә яшь, талантлы шагыйрә Эльмира Җәлилова белән иҗади очрашу оештырыла.
Эльмира Җәлилова шигырьләре тирән мәгънәле, үтемле, бүгенге көн кадагына суга торган актуаль проблемаларны яктырта.
Кичәбез китап сөюче дусларыбыз тарафыннан укылачак шигырьләр, шагыйрәнең сүзләренә язылган җырлар белән үрелеп барачак. Шулай ук чарада шагыйрәнең иҗатташ дуслары да катнашуы көтелә. Авторның күпкырлы иҗаты китап сөюче дусларыбыз күңелендә үз урынын табар дип ышанасыбыз килә. Шагыйрәнең иҗаты белән якыннан танышырга, үзен борчыган сорауларга җавап табарга теләгән һәркемне кичәбездә көтеп калабыз.

Безнең адрес: ГЭС бистәсе Ямашев бульвары, 4/14 А йорты («Татарстан» гостиницасы артында).
Элемтә өчен телефон: 70-12-52

Поделиться: