«Җаным тама үткән елларыма…»: шагыйрь, прозаик Рәкит Аллабирденең иҗат кичәсе (16+)

12 нче санлы татар китапханәсендә 1997 елда физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Идел-Урал» хәйрия фондын оештыручы һәм җитәкләүче көчле рухлы шәхес, 2009 елда «Алтын йөрәкле кеше» һәм «Татарстан Республикасының ел хәйриячесе», Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премия лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь, прозаик Рәкит Аллабирденең иҗат кичәсе узды.

4
2
1
3
5

Кичәгә шагыйрь, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим, Рәкит Аллабирденең иҗатташ дуслары Амур Фәләх, Раушания Гыйләҗева, Флорид Фәсхиев, ветеран укытучы Зәбир Хәлимов, 60 нчы мәктәпнең һәм 54 нче гимназиянең югары сыйныф укучылары, шигърияткә гашыйк китап укучылар килгән иде. Чарада язучы иҗатының туган ягына, газиз халкына булган мәхәббәт, тугрылык, дуслык, сөю хисләре белән сугарылган булуы ассызыкланды. Кичәгә килүче һәркем очрашудан рухи азык, яшәргә яңа энергия һәм тормыш яме алып китте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: