«Йолдызлы ералаш» (6+)

2 июль көнне шәһәр Үзәк китапханәсенең актлар залында 12 нче урта мәктәпнең җәйге лагерена йөрүче балалар өчен «Йолдызлы ералаш» узды.

IMG-20190702-WA0025
IMG-20190702-WA0027
IMG-20190702-WA0026
IMG-20190702-WA0031
IMG-20190702-WA0028
IMG-20190702-WA0029
IMG-20190702-WA0030

Яшь кунаклар йолдызлар галактикасын буйсындыручылар роленә кереп карарга дигән тәкъдимне зур кызыксыну белән кабул итте.

Балаларга космик очыш барышында бик күп сынаулар узарга туры килде. Алар очышка әзерлек һәм тренировкада бик теләп катнашты, бик мавыгып ракета һәм скафандрлар ясады, йолдызлы букетлар җыйды, метеорит яңгырына каршы көрәште, оча торган тәлинкәләрне очыртып җибәрү исә кәефләрен тагын да күтәрде. Томаннар планетасына төшеп, чит планетада яшәүчеләр белән аралашырга өйрәнделәр. Ә мавыктыргыч маҗаралар чарасы космик дискотека белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: