«Китапханәгә языл» Акция (0+)
5
Июль 2019
Җомга
Китапханәгә юлны белү кеше өчен бик мөһим. Акция – якын-тирә мәхәлләләрдә яшәүчеләргә китапханә барлыгын исләренә төшерергә һәм яңа укучыларны җәлеп итүдә иң яхшы ысулларның берсе. 4 июль көнне 13 нче санлы китапханә «Китапханәгә языл» промо-акциясе уздырды. Шәһәр мәйданчыкларында хезмәткәрләребез китапханә эшчәнлегенә реклама ясады, шәһәребез китапханәләре турында мәгълүмати буклетлар, визиткалар таратты. Акциядә катнашучылар китап укырга яраталармы; электронмы, әллә басма китаплармы күбрәк ошый; кайсы авторларның китаплары белән кызыксыналар, китапханәләр адресларын беләләрме кебек сорауларга җавап бирде. Китапханәчеләр популяр китаплар турында мәгълүмат белән уртаклашты, һәм узып баручыларның барысына да яхшы кәеф бүләк итте.
|