«Яшьлек белән очрашу…»: Алмаз Хәмзин китапханәдә кунакта (12+)

Һәр елны 21 март көнне Бөтендөнья шигърият көне билгеләп үтелә. Бөтендөнья шигърият көне — ул шагыйрьләрне олылау, шигырь уку традицияләрен торгызу, укуга кызыксынуны арттыру өчен бер мөмкинлек. 
Әлеге бәйрәм уңаеннан, 22 март көнне, шәһәр Үзәк китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан шигърият сөючеләр өчен танылган татар сатирик-язучысы, режиссёр, конферансье, баянчы, Татарстан Республикасының атказанган артисты Алмаз Хәмзин белән очрашу оештырылды.

Яшьлек белэн очрашу
IMG_20220323_162238_015
I8_O6S_JV2o
20220322_134315

Чара барышында сатирик әсәрләр, шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Кунагыбыз, буш кул белән килмәде, ул бик күп китаплар, газета һәм журналлар алып килде. Танылган шәхеснең имзасы куелган китапны кабул итү – укучылар өчен зур шатлык. Каләмдәшләре Алмаз Гыймадиев, Рәфис Сәлимҗанов, Роза Хәмидуллиналар авторның иҗаты турында җылы сүзләр әйтте. Очрашуга шулай ук  «Ләйсән» әдәби берләшмәсе әгъзалары да чакырылган иде. Алар үз шигырьләрен укыды, язучының иҗатына карата соклану хисен белдерде. Тамашачылар да Алмаз Хәмзингә рәхмәт сүзләрен, җылы теләкләрен җиткерде. Барысы да очрашудан канәгать калды, күңелле аралашу өчен Алмаз Наил улына рәхмәтләрен белдерде! 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: