Яман гадәт юлдаш булмасын (12+)

18 мартта 12 нче санлы татар китапханәсе югары сыйныф укучылары өчен «Яман гадәт юлдаш булмасын» дигән темага сораулар һәм җаваплар кичәсе уздырды. Электрон презентация ярдәмендә китапханәче укучыларны тәмәкенең барлыкка килү тарихы белән таныштырды.

Яман гадэт
IMG_20220318_131952_resized_20220318_032057618
фото (1)

Кичәгә чакырылган шәфкать туташы Вәсилә Мокрополова бүгенге көндә яшьләр арасында аеруча электрон тәмәке куллануның киң таралуы, яман гадәтләрнең организмга китергән зыяны, аларга каршы көрәш чаралары, дөньяда әлеге начар гадәттән күпме кеше һәлак булуы һәм газап чигүе турында сөйләде, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Чара ахырында укучыларга начар гадәтләргә бирелмичә, спорт белән шөгыльләнергә, китаплар укырга, интернетта яңа программалар үзләштерергә, яшүсмерләр өчен оештырылган клубларга йөрергә киңәшләр бирелде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: