Балачак шагыйре (0+)

9 ноябрь көнне 17 нче номерлы балалар китапханәсендә күренекле язучы Шәүкәт Галиевнең тормышына һәм иҗатына багышланган «Балачак шагыйре»  дип исемләнгән  иртә узды.

DSCF6358
DSCF6417
DSCF6364
DSCF6386
DSCF6418

Балалар танылган татар шагыйренең биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар. Алар «Камырша», «Мин», «Тыңлаучан бала», «Шауламагыз әти йоклый», «Светофор» шигырьләрен бик теләп тыңладылар һәм Шәвәлинең шуклыкларыннан көлделәр. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга шулай ук  табышмак шигырьләр дә бик ошады. Алар Ш. Галиевның «Рәхмәтләр хакында», «Һай, тешем” әсәрләрен сәхнәләштереп, үзләре  дә  шигырь геройлары  булдылар.  Яшь кунакларга шагыйрьнең иҗаты буенча оештырылган китап күргәзмәсе һәм презентация тәкъдим ителде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: