«Халкым диеп тибә йөрәгем» күчмә күргәзмә-күзәтү (18+)

24 сентябрьдә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы дәүләт татар драма театрында Татарстанның Халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премиясе лауреаты, «Мәдәни җомга» газетасының баш редакторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Вахит Шайхенур улы Имамовның 70 яшьлек юбилеена багышланган әдәби-музыкаль композиция узды.

выставкавыездная
daPBsQxju3E
g_rXtyAfycA
JdK0Ujl18UE
OpnBnWsNuoo
sHmFZTum7CE
Выездая выставка-обзор по твочеству В.Имамова.
Выездая выставка-обзор по твочеству В.Имамова
Писатели Радиф Гаташ, Вахит Имамов и Заслуженный работник культуры Роза Хамидуллина

Шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре кичә кунаклары өчен юбилярның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган китап күргәзмәсе әзерләде. Күргәзмәдә тамашачылар Вахит Имамов әсәрләре, шулай ук төрле матбугат басмаларында аның турында басылып чыккан мәкаләләр белән таныша алды, бу аның татар әдәбиятына керткән өлешенең никадәр зур икәнлеген аңларга мөмкинлек бирде.  
Китап күргәзмәсе белән танышкан вакытта Вахит Имамовка китапханәчеләр төзегән библиографик күрсәтмә бүләк ителде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: