«Шатлыкларым сезгә булсын!» күчмә күргәзмә-күзәтү (12+)
26 февраль көнне Аяз Гыйләҗев исемендәге Татар дәүләт драма театрында Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары, ТР язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе, язучы, публицист, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты Факил Сафинның 70 яшьлек юбилеена багышланган әдәби-музыкаль очрашу узды. Шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре очрашу кунакларына Факил Минңнемөхәммәт улының иҗаты буенча «Шатлыкларым сезгә булсын…» дип аталган күргәзмә-күзәтү тәкъдим итте. Анда авторның китаплары, аның вакытлы матбугат битләрендә басылып чыккан әсәрләре, балалар әдәбияты, автор турында мәкаләләр һәм библиографик күрсәткеч белән танышырга мөмкин булды. Язучының «Былбыл оясы» китабы буенча инсталляция тамашачыларда аеруча зур кызыксыну уятты. |