«Ветеран» клубы очрашуы (18+)
1 февральдә шәһәр Үзәк китапханәсендә «Ветеран» клубының чираттагы очрашу кичәсе узды. Клуб әгъзалары белән очрашуга 10 нчы мәктәп укучылары һәм тарих укытучысы Фефилова Эльза Раульевна килде. Кичәдә буыннар шәһәр турында «Барысы да ничек башланды…» («Как всё начиналось…») темасына әңгәмә корды. Өлкәннәр үзләренең яшьлекләре хатирәсенә кереп чумды, Түбән Кама сусаклагычы республика комсомол төзелешендә, Чаллы шәһәре һәм «КамАЗ» бөтенсоюз төзелешләрендә эшләүләрен искә төшерде алар. Клублыларны Чаллы Башкарма комитетының Комсомол районы халкына социаль ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Вәлиева Эльвира Гафуровна заводның 50 еллык юбилее белән котлады. Барысы да ничек башланганын «Товарищ КамАЗ» документаль фильмы кадрларыннан күрергә мөмкин булды. Кичә кунаклары алдында Древаль Нина Нестеровна танылган композитор һәм җырчы Владимир Высоцкий җырларын башкарды, шагыйрь Мансур Сафин шәһәр турындагы шигырьләрен укыды. Китапханә хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән шәһәребез һәм завод турындагы китаплар күргәзмәсе берсен дә битараф калдырмады. Кичә традицион биюләр һәм чәй эчү белән тәмамланды.
|