«Табигать  язмышы – безнең  язмыш» («Судьба природы – наша судьба») викторинасы (16+)

15 гыйнварда «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге»ндә 1 нче санлы китапханә  «Табигать  язмышы – безнең  язмыш» дип исемләнгән викторина уздырды.

Табигать дөньяcы гаҗәеп күркәм һәм кабатланмас, ә кеше –аның бер кечкенә өлеше. Ничәмә-ничә мең еллар инде кеше табигатьне өйрәнә, танып-белә… Кичә китапханәченең табигать турындагы фәлсәфи сүзләре белән башланып китте.

Шуннан соң катнашучылар ике командага бүленде. Алар бик теләп үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турындагы сорауларга җавап бирде. Бу ярышта алар үзләренең белемнәрен, тапкырлыкларын һәм табигать серләрен белүләрен күрсәтте.

Уен нәтиҗәләре буенча барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Чара азагында «Без чиста дөнья өчен!» («Мы за чистый мир!») исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

Поделиться: