«Табигатьнең байлыгы» викторинасы (18+)
6
Август 2019
Сишәмбе
6 август көнне 1 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге укучылары өчен «Табигатьнең байлыгы» исемле викторина уздырды. Чарада катнашучылар табигатьнең бар байлыгы – үсемлекләр, хайваннар һәм бөҗәкләр турында сөйләште. Барысы да бик теләп табышмаклар чиште һәм «Таныш түгел танышлар», «Акыллы фикерләр», «Блиц-сорау алу» кебек бәйгеләрдә катнашты. Вакыт узганы сизелмәде дә! Чара барысының да күңеленә хуш килде, кызыклы һәм күңелле үтте. «Табигатьне саклау – үзе бер сәләт!» китап күргәзмәсе тыңлаучыларга табигатькә карата мәрхәмәтле булу, Җир йөзендәге бар тереклек өчен җаваплылык хисе тәрбияләү турында искә төшерде. |