«Табигатьнең байлыгы» викторинасы (18+)

6 август көнне 1 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге укучылары өчен «Табигатьнең байлыгы» исемле викторина уздырды.

600
601

Чарада катнашучылар табигатьнең бар байлыгы – үсемлекләр, хайваннар һәм бөҗәкләр турында сөйләште. Барысы да бик теләп табышмаклар чиште һәм «Таныш түгел танышлар», «Акыллы фикерләр», «Блиц-сорау алу» кебек бәйгеләрдә катнашты. Вакыт узганы сизелмәде дә! Чара барысының да күңеленә хуш килде, кызыклы һәм күңелле үтте.

«Табигатьне саклау – үзе бер сәләт!» китап күргәзмәсе тыңлаучыларга табигатькә карата мәрхәмәтле булу, Җир йөзендәге бар тереклек өчен җаваплылык хисе тәрбияләү турында искә төшерде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: