«Язучы үткән юл» Кичә-портрет (12+)

Гранин Д.А.- совесть эпохи
Внимательные слушатели
Путь писателя
Фотоуголок

12 сентябрь көнне 6 нчы санлы китапханәдә, Даниил Александрович Гранинның тууына 100 ел булу уңаеннан, «Язучы үткән юл» исемле кичә-портрет узды.

Чарада китапханәгә килгән өлкән сыйныф укучылары Д.А.Гранинның тормыш һәм иҗат юлындагы төп этаплар белән танышты. Язучының тормыш юлындагы игътибарга лаеклы фактлар һәм фотосурәтләр тәкъдим ителгән электрон презентацияне укучылар зур кызыксыну белән карады. Чарага Даниил Александрович әсәрләре буенча китап күргәзмәсе оештырылды. Язучының А.Адамович белән берлектә язган «Блокада китабы» әсәренә аерым игътибар бирелде. Метроном тавышы астында китаптан өзекләр укып, чарада катнашучылар сугыш елларының барлык авырлыгын тойды.

Кичә барышында «Россия 1» телеканалының «Гранин Д.А. – үзе бер дәвер» видеорепортажыннан өзек күрсәтелде. Чара азагында балалар игътибарына язучының тормыш юлы һәм эшчәнлегенә багышланган фотолар почмагы тәкъдим ителде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: