«Шигырьләрдән – салават күпере» хәтер кичәсе (12+)

14 нче санлы китапханәдә танылган шагыйрь, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре – Нәҗип Гәрәй улы Мадьяровка багышланган хәтер кичәсе узды.

Мадьяров
Н. Мадьяров
Чарада катнашучылар шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында белде, Н. Мадьяровның туган авылы Кызыл Утарда төшерелгән «Әдәби мирас» тапшыруыннан өзекләрне карады. Шагыйрьнең шигырьләре укылды, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Балалар Нәҗип Мадьяровның шигырьләр генә түгел, ә мәсәлләр, юмористик хикәяләр дә язуы турында белде. Чара укучылар өчен талантлы язучы иҗатының яңа чикләрен ачты. Кичә Нәҗип Мадьяров сүзләренә «Сиңа кайттым, гүзәл туган җирем» җырын башкару белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: